5 нче көн. Дилбәр Булатова "Ана догасы"

5 нче көн. Дилбәр Булатова "Ана догасы"

...Кышкы төн. Кечкенә йортның тәрәзә капкачларын өзеп-йолкып алырга теләгәндәй, буран котыра. Җылы мич янындагы сәкедә бер яшь егет ята. Буран аның яраларын кузгатып җибәргән. Аягы сулкылдап сызлаган саен, ыңгырашып куя. Сиздермәскә тырышса да, сулышы өзелүен ана кеше сизми буламы инде, сизә. Торып, улы өстенә иелә. Кытыршы кулы аның кызу маңгаен, бераз җитү чәчләрен сыйпап үтә. – Сызлыймы, улым? – Түзәрлек… – Андыз суын эчтеңме? – Эчтем. Ачы. Әллә әрем куштыңмы? – Әрем дә пешерермен. – Бәләкәй чакта да күп эчтек әремне… – Эчмичә! Елына бер дәвалану тиеш! – Керосин да бирә идең. Бер елны, теге нык суык кышны, зур абый аны, син күрмәгәдә, идән ярыгына түкте! Ана кеше кеткелдәп куя: – Ах, рәхмәт төшкере! Эчтәге кортлардан файдалы бит ул! Торып, мичнең кайнаррак кирпече өстенә куелган мендәр тышын ала. Аңа ике-өч кадак чамасы тоз салынган. Җылы чүпрәкне җайлап кына улының уң аягы астына сала, юрганын яхшылап яба. – Рәхмәт, әнкәй! – ди егет.

Тэглар:

62

0