Зифа Кадыйрова "Урланган яшьлек"
5 нче көн. #әдәбимарафон2025 - Әбиең әйтте бит - урамнан кергән җен, тик кенә ят. - Җен хатыны иелеп, Зөһрәнең корсагын сыпыра-сыпыра, әллә нинди аңлашылмаган сүзләр пышылдады. Зөһрә куркуыннан кулын чәйнәргә тотынды. - Кычкыр, курыкма, бала йөрәкне ярып чыга, аннан гомер буе шул йөрәк түрендә хуҗа булып утыра. Әйдә балам, әйдә якты дөньяга, анаңа шатлыкка, илгә файдага. Күз күрке булып, бәхетең белән кил, балам. - Зөһрә кинәт кычкырып җибәрде, озак та тормый, бала туды, тик кычкырмады. Җен хатыны: - Ир асылы - кара чутыр малай, - дип, баланың ике аягыннан тотып, өскә күтәрде. - Ела-ела, елап туа адәм баласы. Дөньяга килдем, дип сөрән сал, - дип, баланың артын чәбәкләде дә бала кычкырып елап җибәрде. Хатын кап-кара чәчле баланы Зөһрәнең күкрәгенә яткырды. - Кирәк бит, әрмән каны оныгына да күчкән, - дип сөйләнде үз-үзенә. Ул сулар әзерләп, тиз генә баланы коендырды һәм, күз алдында яткан ак чүпрәккә төреп, куенына китереп салды. Зөһрә үзенең кендек әбисенә карап, катып калды. Аның бер як битенә карарга куркыныч иде, күзе әйләнеп чыккан кебек, авыз кырыйлары да ябылып бетми. Өстендәге киеме дә бик иске, юа-юа уңып беткән. Зөһрәнең карашын тоепмы, ул да аңа бераз карап торды да исән күзеннән яшь бәреп чыкты һәм кинәт кенә борылып, - ярый, китим, минем эшем бетте монда, - диде дә, өстенә тиз-тиз сәләмәләрен киеп, ничек керсә, шулай чыгып та югалды. Зөһрә күтәрелеп сәгатькә карады, иртәнге биш иде. Булачак ир асылы куенда җылынып йоклый. Кем булды соң бу төнге кунак? Кем булса да, Аллаһның рәхмәте яусын дигән уйлар белән Зөһрә дә изрәп йокыга китте. Яңа көн туа, яңа көн белән дөньяга яңа кеше килә. Нинди шатлык, кайгылар көтә бу адәм баласын. Кешелек дөньясына ул ниләр китерер, кемнәрне бәхетле, кемнәрне бәхетсез итәр? Бу җиргә кемне җибәргәнен бер Алла үзе генә белә. Җиргә туган кеше үз бәхете, үз ризыгы белән килә, ди, төпле аягың белен, кешем. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадыйрова #Урланганяшьлек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончыла
59
0