5 нче көн Әдәбимарафон2025

5 нче көн Әдәбимарафон2025

Әүвәлгеләр серен суга салган, Агымсуда керен чайкаган. Сер сакланган, кер агарган, ләкин Су төбендә юшкын-ком калган. Әүвәлгеләр серен суга салган. Су җил түгел, илгә сипмәгән. Кеше күзләреннән тирәнгәрәк Сабыр сандыгына бикләгән. Әүвәлгеләр серен суга салган. Иман торган сабыр сагында. Капка эчләрендә сыгылса да, Балкып чыккан урам ягына! Әүвәлгеләр серен суга салган. Су үз хәлен үзе белгәндер. Бәлки, кайчагында үзенең дә Ташып түгеләсе килгәндер. Әүвәлгеләр серен суга салган. Ә ул – салмак кына юлын алган (Сандыкларның санын санамый). Хәзергеләр суга карамый Димәс идем... Бүген башка заман! Тик һаман да Ышанам мин суның көченә! Серләр генә суга сыймас кебек... Керләр генә кайнатырлык сыман Заман машинасы эчендә. Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА

Тэглар:

67

0