"Йолдызлар тезеп үтәрбез" ФӘНИС ЯРУЛЛИН

"Йолдызлар тезеп үтәрбез" ФӘНИС ЯРУЛЛИН

Кояш кереп оялады Тып-тын йөрәгемә. Балкышы шаян нур булып Чыкты йөзләремә. Балкыйм, янам, дулкынланам Яшьлегемә кайттым. Алып менеп китте күккә Ак канатлы атым. Монда дөнья гел башкача, Хисләр агымы кайнар. Тамырларда дөрли-дөрли Ага уттай каннар. Җир белән күкләр кушылды, Утлар белән сулар. Йөрәккә кергән кояшта Янды бер үк уйлар.

Тэглар:

108

0