
Гомәр Бәширов.Туган ягым-яшел бишек.
5нче көн Гомәр Бәширов. Туган ягым-яшел бишек. Шундук, мазасызланып, яшь бала еламсырарга тотынды. Ул да түгел, баланың анасы булса кирәк, кыштырдап барып кучкардагы сукыр лампага ут кабызды. Шуның артыннан ук баланын, ашыгып-ашыгып, бик тәмле итеп, авызын чәпелдәткәне ишетелде. Мин хәтта баланың кечкенә юеш иреннәренең матур булып бүлтәеп чыгуына хәтле күз алдына китердем. Менә ул, анасының беләкләрендә яткан килеш, моңарчы бер генә кайгы сөреме дә керләндермәгән, бер генә ачы күз яше дә төсен уңдырмаган, чык тамчысыдай ачык-саф күзләрен елтыратып, сөйкемле итеп, анасына карап ятадыр. Хәтта миңа бүлмә тактасы аша яшь баланың үзенә генә хас ягымлы исе дә аз гына борынга керә шикелле тоелды. Менә анасы баласын шап-шап итеп сөяргә, бик ягымлы һәм балаларча сакау сүзләр әйтеп, аның белән пышылдашырга кереште: — һи, чекери күз! һи, төн сандугачы! Торуың шушымени инде, ә?! Сулаймени?! Таң иртәдән торып әниемә булышыйм дидеңме, сулайме- ни?! һи, сине, тфү, тфү, күзләрең'. Хуҗа хатын мина үз анамны хәтерләтте. Безнең әни дә кечкенә сеңелне, шулай сөйләшә-сөйләшә, зурлар торганчы туйдыра торган иде бит.
285
0