5 нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

5 нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Фирая мунчадан чыкканда Газинур икесенә дә чәй ясап куйган, ә үзе нидер уйлана-уйлана чәен болгата иде. – Кара, әтисе, ул чакта минем бөтен курыкканым – без барда гына үлмәсә ярар иде, дигән уй булды, аның үлгәнен күрсәң, син дә куркып үләрсең дип шүрләдем, йә Аллаһ, исән-имин туган якка кайтып төшкәч кенә җиңел суладым. – Үлгәндер инде, шунда берүзе ятып. Көн дә бер колбаса кимереп кара. Син килгәч мине бала кебек юындырдың, кырындырдың, ашаттың-эчердең. Ул миңа чыгып киткәндә, беләсеңме, нәрсә диде? «Какой же ты счастливый татарин!» – диде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #Синсезкилгәнязлар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

70

0