Нигез ташы

Нигез ташы

Сираҗия әби бүген таң нурлары белән уянды. Тышта көз салкыны. Яңгырсыз, шомлы да, ямансу да иртәнге сәгатьләр иде. Дымлы суык көз тизрәк үзенең кануннарын корырга ашыга. Күкне каплап алган кара-соры болыт, кояшка ирек бирми тарткалаша, котсыз һәм күңелсез. Әби, авырткан сөякләрен, сызлаган буыннарын көчкә-көчкә генә кузгатып, аякларын җылы мамык юрган эченнән җайлап кына чыгарып, киленен уятмаска тырышып, урыныннан торып утырды, аннары тәрәзә пәрдәсен күтәреп тышны күзәтте. Яңгыр булыр, ахрысы, дип уйлады һәм күзен бушлыкка төбәде. Тирән уйларга чумып, белгән догаларын укып, шул рәвештә утыра бирде. Тәрәзәгә, сөйләргә сүзләре күп шикелле, агач ботаклары шыбыр-шыбыр килеп сугылды. Алар да Сираҗия әби белән яшьтәш, гомер буе сердәш булдылар... Карчык әкрен генә урыныннан кузгалып тышка чыкты. Тыңлаусыз аякларына ныграк басарга тырышып, абзар-кура тирәләрен барлап килде. Кинәт күзе йорт уртасындагы зур шомырт агачы төбендәге коега төште. Сираҗия әби, аякларының авыртканын да онытып, кое эскәмиясенә килеп утырды, дерелдәп торган кытыршы куллары белән чиләк эленгән чыгырны күкрәгенә кысты: "И бәбекәем, балам, Шаһинурым, чит-ят җирләрдә җаннарың чыкты, сөякләрең ятып калды, фәрештәләр кабереңне нурласын, балам, укыган намазларым изге җаннардан булып, җәннәт ишекләрен ачсын, яткан җирләреңне хәтфә үлән капласын, сабыем. Күп еллар үтте, балам, әрнүләрем, үтәрлек-бетәрлек түгел. Сине юксынып, сагынып күз яшьләрем бетеп бара, шушы кое чыгырына карап юанам, әкрен генә кайлардандыр килеп чыгарсың сыман. "Ныклы чыгыр бу, әнкәй, гомер тузарлык түгел, Аккүл базарыннан сатып алдым!" – дип, төп йорттагы коега элеп куйган идең. Гомеркәйләрегез кыска булды шул, балам. Сугыш йотты, сугыш... Күпме сабыйлар әтисез, япь-яшь хатыннар тол калды. Ул вакытта үземнең дә яшь чагым, тәүге балам идең шул”. – Сираҗия әби ачы, әрнүле күз яшьләренә буылды. Сагышмы, узган гомер өчен сыкравымы, балаларын югалту ачысымы, гомернең узуына сыкранумы, алдагы билгесезлектән шомланумы – бернәрсә белән дә чагыштыра алмаслык ачы күз яшьләре иде бу...

Тэглар:

204

0