АНА БӘХИЛЛЕГЕ
Менә, Рөстәмне армия сафларына да алдылар. Зур итеп озату кичәсе үткәрделәр. Ерак шәһәргә җибәрделәр Рөстәмне. Армиядә Рөстәм башын калкытып, киреләнеп, масаеп караган иде, бик тиз урынына утырттылар үзен. Рөстәм мондый карашка ияләшмәгән иде. Елый-елый һәр көнне туган йортка, әти-әнисенә, бер-бер артлы хат юллады. Ана йөрәге түзмәде, алар Илгиз белән, Рөстәм хезмәт иткән шәһәргә барырга булдылар. Аллага тапшырып, юлга чыгып киттеләр. Бик зур азаплар белән, уллары хезмәт иткән шәһәргә килеп төштеләр. Кунакханәгә урнашуга, сумкаларын калдырып, тизрәк Рөстәм янына киттеләр. Частька баргач, Рөстәмне беркем дә кыерсытмый дигән сүзләр ишеттеләр. Ә Рөстәм аларга елый-елый сөйләде, арттырып та алды, әтисенә ялынды: "Әтием, мине алып кайт, сөйләшеп кара командир белән, минем үземнең генә каласым килми!" - диде. Ана белән ата ни эшләргә белмәделәр. Кем болай сорап кына җибәрсен инде аларның улларын. Ана йөрәге өзгәләнде, анда торган вакытта, әнкәсе төне буе йокламыйча елап чыкты, бигрәк җәлләде шул улын. Берәр атна торып, Рөстәмне азрак тынычландырып, кайтып киттеләр. Әллә әниләрен күреп, әллә азрак өлкәнләнеп китте, Рөстәм бераз тынычланды. Аның кадәр үк, әти-әнисен хатлар белән борчымый башлады. Шулай итеп, вакыт үткәннән үтә барды, Рөстәм армия сафларыннан әйләнеп тә кайтты. Аның кайтуына әти-әнисе шатланып туя алмадылар. Зурлап, Рөстәмнең авылдагы иптәшләрен чакырып, кичә үткәрделәр. Рөстәм бу кичәдә туйганчы эчте, пивосын гына түгел, аракысын да чөмерде. Моны күргән Рәфисә белән Илгиз, башларын тотып, уйга калдылар. Рөстәм катырак эчә башлаган бит! Эшкә керергә дә ашыкмады уллары, эчеп, күңелен күтәреп, әти-әнисенә теләсә нинди шакшы сүзләр әйтеп, яши бирде.
55
0