
Һәркемгә бер кояш
Яңа көн хәбәрнең тагын да авыррагын китерде. – Балагызда Даун авыруына өстәп, йөрәк зәгыйфьлеге, медицина теле белән әйтсәм – порок сердца. Уйлагыз. Мондый бала кирәкме сезгә, нишләячәксез – ирегез белән киңәшегез. – Врачның бик табигый хәл турында хәбәр иткәндәй гаять тыныч тавышыннан башым әйләнеп киткәндәй булды. Төн буе «нишләргә» дигән сорау белән япа-ялгыз бәргәләнеп чыккан халәтем күз яшьләре булып ташыды. Ирем инде иртә таңнан шәһәргә килеп җиткән иде, табибларның рөхсәте белән, өстенә ак халат кигертеп, мин яткан палатага ук алып керделәр. Кызыбызны мин үзем дә рәтләп күрергә өлгермәгән идем – пыяла капкачлы кювет белән безнең янга күтәреп кергәч, аның йөзенә күз салганчы ук, иреннәремне канатканчы тешләп, сабырлыгымны бер ноктага тупларга тырыштым. Ята инде сабыем, бите дә, күз кабаклары да шешенкерәк булып тора, иреннәре өрек эчендәге төш шикелле генә. Я Ходам, мин шушы балама – үз канымнан яралган сабыема «үлсә ярар иде» дип теләк теләдемме? – Зөһрә, син ни... үзең өзлегеп китмә инде... аякка басарга тырыш. – Иремнең балага түгел, миңа карап әйткән сүзләреннән айнып киткәндәй булдым. Нишләвем инде бу, мәлҗерәп ятам... (44- 45 нче битләр)
127
0