Көтеп узган гомер
Фатыйма кышлар үтеп, яз җиткәнне дә сизмәде, Урал тауларыннан агып төшкән кар сулары дә аны элекке кебек сөендермәде, ашыгып аккан гөрләвекләр янган йөрәк ярсуын да басмады. Бөтен уйлаган уе - ничек тә берәй җай табып, Айбикә инәйләргә кереп, баласын бер генә мизгелгә булса да күреп чыгасы килде. Күзләре нинди икән, кемгә охшаган аның кызы? Кызын кулына алганын күз алдына китерсә, иреннәренә елмаю куна, йөрәгенә җылы йөгерә, күңел түрендә чак кына булса да нәрсәгәдер өмет уяна. Шул өмет аңа яшәргә көч биреп килә. Ул, һаман да булса, баласын кулына алып имезеренә өметләнә. Кысып бәйләсә, инде күкрәк сөте кипкән дә булыр иде дә. Ул әле һаман сава, сөтен бетерми, өметен өзми. Хәзер инде Михманның киләсе көннәрен шатланып түгел, коты алынып көтә, алып китәм дисә, кечкенә йомгагын ничек калдырып китәр соң ул?
57
0