
Марсель Галиев 2 том "Ана"
5 нче көн. Ана офыкка төбәлде. Әмма ул бер ни күрми иде. Рәнҗүле карашка дөнья таркау, эчтәлексез. Ул күңеленнән өзелеп- өзелеп тәкрарлады: "Үз улым кебек күрәдер иде бит. Ияләшеп беткән идем үзенә. Үз улым кебек... Кичләрен клубка алырга дип керер иде. Шау- гөр килеп чыгып китәрләр иде. Ә мин , үземчә , озак йөрмәгез дип, шелтәләп калган була идем. Нинди кыз назландырырга яратмый , уйнап кына әйткәндер. Ничә ел бергә булып та..." # МарсельГалиев # Ана
173
0