5нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

5нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

5нче көн #әдәбимарафон2025 ...- Күп очракта бер белмәгән кешегә серләреңне сөйләү күпкә җиңелрәк . Беләсеңме ни өчен? Якын танышыңа ачыласың икән, күпмедер вакыттан соң үкенәчәксең. Чөнки вакыт үткәч, синең тормышыңда барысы да җайлана. Элеккеге начар уйларны онытасың килә, ә сер бүлешкән танышың сиңа ул турыда әледән-әле искә төшереп торырга мөмкин. Ә таныш түгел кеше белән уйларыңны бүлешәсең һәм күпмедер вакыттан соң сезнең юлларыгыз аерыла. Алга таба ни булса да, нигә бу турыда сөйләдем икән дип кайгырасы булмый. Сөйлисең, күңелеңне бушатасың һәм вәссәлам. Күп очракта иң объектив киңәшне дә таныш түгел кеше генә бирә ала. Чөнки ул сине дә, син зарланган кешене дә якыннан белми, шуңа күрә алдамаячак... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язылмаганкитап #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

61

0