5нче көн. Фәнзия Максютова. Балбабайлы балачак

5нче көн. Фәнзия Максютова. Балбабайлы балачак

Кыңгыраулы балачак Болыннарда зәңгәр кыңгыраулар – Яңгыраулар җырда калачак. Көмеш кыңгыраулы балачак бу, Кыңгыраудай чыңлы балачак. Ул чакларда калган кыңгыраулар Язлар саен озата барачак. Күбәләкләр куып болыннарда, Йөгереп йөри минем балачак. Без агызган кагазь көймәләрдә Кайтып килә кебек балачак. Кыңгыраулар чыңы гомер буе Балачактагыча калачак. Чыксам тагын урман-кырларыма, Кыңгыраулар чыңлап алачак. Кайтавазлар аша ишетелә Кабатланмас гүзәл балачак.

Тэглар:

55

0