5 көн Ирек Диндаров "Күрсәтте күрмәгәнне"
Яз артыннан җәй килде. Табылдык инде шактый үсте, зурайды. Хәзер инде ул ыспай гәүдәле, озын мөгезле кыр кәҗәсенә әверелде. Иң гаҗәбе: авылдагы кәҗәләргә бер дә охшамаган үзе. Танавы бик үзенчәлекле иде аның. Фил хортумы кебек сырлы-сырлы. Ә кыяфәте исә теләсә кемне куркытырлык. Әгәр караңгы кичтә ялгызын очратсаң, шайтан дип белерсең. Ә үзе болай тәүфыйклы, тыныч холыклы. Юкка-барга чыгымсызланмый. Прастуй кәҗәләр сыман, күрше-күлән бакчасына да күз атмый. Бары бер ягы шикләндерә башлады: ул да булса чит-ят кешеләргә карата артык усал. Ачуын чыгарсалар, ике дә уйламый сөзеп ташларга мөмкин. Шуңа күрәдерме инде, күбесе безне читләтеп үтәргә тырышалар иде. Ә мин исә, ул янымда булганда, бернәрсәдән дә курыкмадым. Чынын әйтим, дустымнан мин бик канәгать идем.
60
0