Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Урам тып-тын. Адәм заты түгел, хәтта эт тә күренми. Берәр эт булса, шуның белән сөйләшеп утырыр иде Ханәфи. Эт дигән җанвар барысын да аңлый ул, тик сөйләшә генә белми. Яхшысын да, яманын да анлый. Яманлыкны бигрәк тә. Анлап кына да калмый, яманлык кылучыны фаш итәргә дә тырыша: өрә ул андый чакта. Котырып-котырып өрә. Көндез, син тиешле эш белән дөрес юлда йөргәндә, бар дөньясына битараф-гамьсез булып, башын алгы аякларына салып, капка төбендә тик ята. Хәтта койрыгына бассаң да ырылдамый андый чакта. Ә менә берәр төрле яшерен эш белән йөргәндә, әйтик, берәрсенә кереп шыпырт кына салып чыгарга кирәк булганда, әллә кайдан гына сизенеп, шундук артыңнан килеп җитә дә, чалбар төбеңне умырып алырдай булып һаy-hауларга тотына.

Тэглар:

63

0