![5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Язмыш сынавы".](/image/n/66099f6073d7b4ef9f9362b3/1736042792924l1.webp)
5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Язмыш сынавы".
Таһирның тизрәк өйләнергә теләвенең тагын бер сәбәбе бар иде: аның тулай торагына юкны бар итеп Мөнирә килеп йөри башлады. Таһир юкта да килә, я бүлмсен җыештыра, ашарга пешерә, я киемен юып куя. Егет моңа башта бик аптырады, ә Мөнирә берни булмагандай: «Бәй, без классташлар бит, нәрсәсе бар аның, син укы, мин сиңа булышам гына», – дип уенга борды. Тик торабара, «соңга калдым, озат әле», я «мин монда гына калыйм», дия башлады. Таһирның бик ачуы килсә дә, күрсәтмәскә тырышты, тизрәк Әлфия янына чыгып китеп, соң гына кайта торган булды. Әлфияне Таһир беркайчан да үзенең тулай торагына алып килмәде, иптәшләре аның көн дә кая йөргәнен белмиләр дә иде..21 бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #Язмышсынавы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
58
0