5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025   Рәзил Вәлиев "Аучы"

5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Рәзил Вәлиев "Аучы"

Дары. Ядрә. Мылтык. Ике көпшә. Бармак капшый корыч күрекне. Җәнлек кача. Аучы өзгәләнә, Ычкындырдым, диеп, бүрекне. Тагын дары. Тагын ядрә. Мылтык. Ат, ат тизрәк! Нәрсә көтәсең? …Аучы күкрәгенә ачу белән Кире бәрә мылтык түтәсе. Һәр көн саен шулай, һәр ел саен, Шулай булган мең ел, гасырлар. Усалланган кеше. Бар кошларны, Җәнлекләрне читкә качырган. …Җәнлек тунын нигә кия кеше? Лаеклырак үзен саныймы? Әллә соң бу, үзе дә аңламыйча, Маймыл бабаларын сагынумы? #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәзилВәлиев #Аучы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

60

0