Сусау
Алсу белән инде озак еллар аралашабыз. Ул, урысчалап әйтсәк, мезальянста яши. Ире белән яшь аралары түгел, ә тормышка карашлары, темпераментлары, аң ягыннан төрлелекләре аера аларны. Ире, булганга канәгать булып, бер урында таптана, эшеннэн башка берни белән кызыксынмый, дәртсез, сүзсез бер адәм. Андыйлар күп. Үзе ише хатын туры килеп, боткалары пешсә, шул сүзсез тормышта үткәрерләр иде гомерләрен. Тик Алсу андый түгел шул. Башка кимчелекләренә ризалашса, ияләшсә дә, иренең нәкъ шул сүзсезлеге җанын ашады аның. - Эштән йөгереп кайтам, күңеле булсын дип тәмле ашлар әзерлим. Рәхмәт әйткәне дә юк. Һәр көнем гаиләне кайгыртып, эштәге кырыкмаса кырык мәшәкать белән уза. Тамчылар күк охшаш көннәр үтә тора, гомер ага. Ә уй фикерләремне, курку-хәсрәтләремне, шатлык-уңышларымны ирем белән бүлешә алмыйм. Бергә яшибез, бергә ашыйбыз, йоклыйбыз, уртак хуҗалык алып барабыз. Ә рухи якынлык юк, – дип озак еллар зарлана килде Алсу. Тормышта матди җитешлек кенә түгел, үзеңне аңлый, юата, сорауларыңа җавап бирә, күңелдәгене сизә белүче кирәк шул. Ә бергә яшәгән кешеңнең авызыннан "әйе", "юк"тан башка сүз чыкмаса, нишләргә? Кемдер үз эченә бикләнә. Көтеп-көтеп тә үз парыннан аңлау таба алмагач, язмышына күнеп яши бирә. Кемдер читтә юаныч эзли. Тик Алсу андый түгел. Түзәргә дә теләми, хыянәткә барырга, гомүмән, әхлак нормалары кушмый аңа. Тәрбиясе шундый. Аннан, җенси контакт түгел, сүз терапиясе кирәк аңа. Әңгәмәдәш кирәк. - Ирем начар түгел үзе. Эшли. Сукканы юк. Эчкәли инде, тик зыянлы түгел. Шул эчкәндә генә азрак теле ачыла да инде. Тик барыбер армиядә чагын, үзенең тракторы турында гына сөйли. Минем белән укыган китабым, караган концертым, табигать матурлыгы яки эштәге отчетларым турында фикер алыша торган кеше түгел инде, – дип өзгәләнә иде Алсу-дус. - Үзең шундыйны сайлагансың бит. Хәзер генә сүзсезгә әйләнмәгән. Гел сөйләп торса да, эчеңне пошырыр иде, – димен. - И-и-и, 18 яшьтә чыктым бит мин аңа. Башкалар белән йөреп карарга ирек тә бирмәде ул миңа. Башлангычтан бирле гел сумкамны күтәреп, мышык-мышык борынын тартып, арми
60
0