Офык аръягы болытлы

Офык аръягы болытлы

– Дөнья матур! – дип кабатлыйм уң яктагы фәрештәмә кушылып. – Дөнья һич кенә дә ямьсез була алмый, Аллаһы Тәгалә аны искиткеч камил итеп яраткан. Шул мәлдә салкынча җил исеп китте, биек күкләрнең бер читендә йөзеп барган караңгы болыт күзгә чалынды. Сул яктагы фәрештәм, миңа кушылмавын сиздереп, җилкәсен сикертеп куйгандай тоелды. Беләм: гамәлләрем дөрес булса да, гадәтем дөрес үк түгел; дөнья никадәр генә үзенең ак һәм кара төсләрдән торганлыгын исбат итәргә тырышса да, бар вөҗүдем һаман яктылык ягына авыша, болытларны гына түгел, кешеләрне дә судан пакь итеп күрергә тели. Күрәсең, мин камиллек үлчәве тәлинкәсендә аклык баса төшкән мәлдә туганмындыр... Йа Аллам, сәеррәк автобуска эләктемме соң әллә? Күрче, урыннарны баскычлап-баскычлап урнаштырганнар. Элек автобусларда да тигезлек иде шул... Рәт арасы да менеп-төшеп йөрешле түгел, урындыклары да гел алга карап барышлы. Безнең яшьлек шундый чорга туры килде: артка карау, гомумән, гаеп санала иде. Хәзер башкачарак, кемгә алга, кемгә артка карау ошый. Шулай да, бу юлы артка төбәлеп барышлы булса да, урыным өстәрәк туры килде. Урамдагы хәрәкәт шау-шуы, кешеләрнең үзара әкрен генә сөйләшүләре бергә кушылып, ниндидер серле халәт тудыра; тәрәзәдән сибелеп кергән үткен җил каты сулышы белән чәчләрне сыпыра, кайсы якка теләсә, шул тарафка рәхәтләндереп тузгыта. Берәү түзмәде кебек, күз алдымда чиксез нәфис бармаклар иренеп кенә тәрәзәне ябарга үрелде. Абау! Минем мондый да матур тырнакларны әлегәчә күргәнем булды микән? Үзләре озын, үзләре әллә ничә төскә буялган. Бер... ике... өч... дүрт төс... Рәссам картиналары диярсең. Мин тырнак иясенең йөзенә төбәлдем: «Статуя» дип уйлап куйдым эчтән генә. Гөнаһтыр кешегә болай кушамат тагу. Гафу ит мине, мәрхәмәтле Аллам! Горур нәфис сыныннан котып салкыннары бөркелә сыман чөнки. Гадәттә, мондый гүзәл ханымнар автобуста йөрми. Йә шәхси машинасы ватылган, йә һава суларга чыккан җирдән ялгыш кына гади халык арасына эләккән бу чибәркәй. Бала белән бара икән бит әле. Нарасые уенчык машинасын тоткан көенчә йокымсырап киткән. Әнә уянды

Тэглар:

65

0