Әткәй, әнкәй... Гөлүсә Шаһбан

Әткәй, әнкәй... Гөлүсә Шаһбан

4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Әткәй, әнкәй... Әнкәй дисәм - әткәй күз алдымда, Әткәй дисәм - әнкәй уемда. Рәхмәт сезгә, иркә бер гөл итеп Үстердегез назлы куенда. Әти, әткәй, әтекәем минем, Һәрчак тордың бәхет сагында. Яшәү үзе чиксез шатлык булды, Син янәшә булган чагында. Әни, әнкәй, әнекәем минем, Йомшак бишегем син, җылы оям. Һәр минут, һәр секунд, һәр мизгел Йөрәгең җылысын мин тоям. Әткәем-әнкәем, әнкәем- әткәем... Пар имән, пар канат, пар каен... Бары тик исәнлек телимен мин сезгә Һәр минут, һәр сәгать, көн саен... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретелексүзләбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #КазанАкБүреНәшрияты

193

0