XXХ ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН 4 нче көн Әнгам Атнабай “Узган гомер”
Узган гомер - атылган ук, Узган гомер - аккан су, Аккан сулар кире акмый, Шунсы бигрәк ямансу, Кире акмый аккан су. *** Узган гомер - тузган кием, Узган гомер - узган эш, Узган эшләр кабатланмый, Шунсы бигрәк кызганыч. Кабатланмый узган эш. *** Узган гомер - җырланган җыр, Узган гомер - истәлек, Безнең узган гомерләрне Кемнәр сөйләр искә алып? Гомерләр бер истәлек. 26 ноябрь, 1994ел #әдәбимарафон2025 #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #БелемРадиосы #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап #тугантел #татартеле #әдәбият #әдәбимарафонБалыкБистәсе #минтатармилләтеннән #Атнабай 290нчыбит #узгангомер
58
0