Дүртенче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Гөлчирә Галимова "Парлы ялгызлар"

Дүртенче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Гөлчирә Галимова "Парлы ялгызлар"

Әллә ниләр сөйләмә инде, дигәч, төрлечә акланды. Син берни дә белмисең, Фәймә апа. Ул бит үзен кыйнап үтерәсен дә алдан миңа әйтте. Әйе, алдан сөйләде! Ләкин аны кыйнап, мәсхәрәләгән вакытта мин дә анда булуымны әйтмәде! Кибет эчендәгеләр куркып калдылар, алар елый- елый сөйләгән Нәфисәне тыңлап тордылар. Нәфисә Фәймәнең күзләренә карап сөйләвен дәвам итте: Әйе, хәтта үзенең ничек үләсен дә әйтте. Ләкин мин аңа бу уйдырмаларыннан арынырга, әллә нәрсәләр юрамаска куштым. Ә бит, дөрестән дә, шулай булды. Тик мин исән калдым, нишлим хәзер? Үз-үземә кул салыйммы? Миңа рәхәт дип беләсезме әллә? Минем көненә ничә тапкыр ул вакыйгаларны искә төшерүемне сез беләсезме соң?! Ничә тапкыр Фәридәнең соңгы карашын күз алдына китерәм! Искә төшереп, шул мәхшәр аша һәркөнне узганчы, мин үләр идем! Нишлим мин, әйтегез, нишлим? 92 нче бит #ГөлчирәГалимова #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

80

0