Сәмига Сәүбанова "Моң"

Сәмига Сәүбанова "Моң"

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Хәерле имин кичләр, һәммәбезгә! Бүген Сәмига Сәүбанованың "Моң" китабын укый башладым, "Әйтелмичә калган сер" повесты укылып бетте. Рәхимәнең бүген көне көн булмады. Күз карасы кебек кадерләп үстергән Айнурына әллә нәрсә булды шунда. Көне буена югалып тора һәм кайда йөрүен дә әйтми. Үсмерлек чорына кергән балаларның кисәк кенә үзгәреп китүен белә ул. Тик кешенеке кештәктә генә булган шул. Үз башыңа төшкәч күрәсең ул баланың чага башлавын. Әтисенә әйтергәме әллә? Юк, ярамый. Улының тупасланып китүен сизмәгәнгә салышырга кирәк. Урамга тартыла икән, монда үзенең дә гаебе бар, димәк. Әрләп, өйдән күңелен биздермәскә кирәк. Өйгә һәрвакыт сөенеп-шатланып кайтсын ул. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәмигаСәүбанова #Моң #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #КазанТатарстанКитапнәшрияты

Тэглар:

66

0