Тау жылысы
4 Кон #Әдәбимарафон2025 Тау ж,ылысы,повесть *** Мондый артык кырыс ж,авап ишетермен дип уена да китермәгән ир каушап калды,ирен читенә кадәр дерелдәп куйды.Үзен ничек тотарга белмәгәнлектән,машинасына кереп утырды. -Авыл этләре бик усал,утыр,кайтарып куям ,-диде. Илүсне алыштырып куйгандай булды.Ж,иһания каршында,затлы костюм -чалбар кигән ж,итди ир утыра.Аның хәтта тавышына кадәр үзгәрде. -Министрлыкта эшлисеңме?- дип сорады. -Әйе.Ә син нинди эш белән шөгыльләнәсең? -Мебель ясау фабрикасы ачтым.Аллага шөкер,авыр вакытлар елдан-ел артта калып бара.Өлкәннәр әйтмешли,аякка бастык.Күп шәһәрләр белән хезмәттәшлек итәбез. Ж,иһания аны мактап алды,эшендә уңышлар теләде.Өй турларына кайтып ж,иткәч.Илүс машинадан башта үзе төште,аннары Ж,иһанияне ачып чыгарды. -Хисләрем белән уйнамыйча,күземә карап дөресен әйткәнең өчен рәхмәт,Ж,иһания.Ике йөзле булмаганың,ихласлыгың өчен дә рәхмәт. -Дөрес итеп аңлаганың өчен үзеңә рәхмәт Илүс. -Ялныз калма!Күлмәк исенә кадәр ярата торган ир белән бәхетле бул!-дип,кулын сузды.Ж,иһания күңел тәрәзәсе аша:,,Хуш ,минем балачак мәхәббәтем!"-дип пышылдады.Аның күңелендә,әйтерсең лә,йөрәген авырттырмыйча гына бер нечкә кыл өзелде... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #ГөлсинәГалимуллина #НурлатМарафончылары
46
0