
4 нче көн Халисә Ширмән "Картаербыз беркөн"
Картаербыз беркөн. Кояш нурларында Арка җылытырга чыгарбыз. «Яңгыр явар микән, кармы?» — диеп, Һава торышларын сынарбыз... Кирәк булмас инде мәшәкатьләр — Тырнак буяу, керфек, чәч ясау... «Табигыйлек күркәм» дигән булып, Телгә чыгар читне яманлау... Кыска итәк кигән яшь кызларны Уттан алып, суга салырбыз: «Без яшь чакта менә...» — дия-дия, Узган гасырларда калырбыз... Бер кызыгы булмас бу дөньяның. Кышы — салкын, җәе — туңдырыр... Язын мыраулаган песиләргә Карт бабайлар таяк тондырыр... Картаербыз шулай. Арка җылытмаган Кояшны да тотып сүгәрбез: «Сүрәнләнгән, явыз! Ахры, сүнәр» — диеп, Күз яшьләрен аннан түгәрбез... Булыр! Бер дә көттермичә Картлык дигән килер галәмәт... ...Ул килгәнче, якты көнгә сөенеп, Яшәп калыйк әле, җәмәгать!
139
0