Зифа Кадыйрова "Урланган яшьлек"
4нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Бу авылда инде күптәннән техника йөрми, көтү дә юк, Кыям абзый әйтмешли, халык күбенгәнче йоклый. Ике-өч көн үтүгә Зөһрә йокыдан торганчы ук, тулы тынычлыкка өйрәнгән авылы халкын куркуга салып, Зөһрәнең капка төбендә машиналар гөрелтесе ишетелде. Кран машинасы тавышы иде ул. Гасыр, әллә аннан да күбрәк яшаган тупыл үзен сырып алган ирләргә югарыдан карап, болар ни эшләргә җыеналар икән дигәндәй, тынып калган. - Да, брат, ниләр генә күрмәгандер инде бу тупыл, - диде ирләрнең берсе, агач тирәсендә әйләнеп. - Менә плюслары да, минуслары да язылган. Дөресен әйткәндә, куркам мин мондый агачларны кисәргә, алар да тере бит. Кара, ничек колач җəеп утыра. Теле булса, күпме әйбер сөйләр иде безгә, күпме вакыйга шаһиты бит бу, кул да күтәрелми, егетләр. - Алар, әйтерсең, кемнедер тереләй күмәргә җыеналар. Авыр тынлык урнашты. Шулчак кранның хуҗасы: - Тормагыз ләчтит сатып, кызлардай кәнфитләнеп. Кисәсез икән, кисәсез, кисмисез икән, мин киттем бардым и шабаш шабашкагыз, - дип кычкырды. - Тукта әле, Сашка, ашыктырма. Уйларга кирәк, бу сиңа юк-бар агач кына түгел, йөзьяшәр тупыл. Уйлап эшләмәсәң, урамның ике ягындагы өйләрга да зыян киләчәк. Монда көч тә, акыл да кирәк. Зөһрәгә дә әллә нинди кирәкмәгән эш эшләгәндәй тоелды, аның ризалыгы белән киселә бит. Кисмичә дә булмый, ботаклары түбәдә ята. Түбәне япмыйча бала белән ничек кыш чыкмак кирәк. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадыйрова #Урланганяшьлек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
56
0