Гомәр Бәширов.Туган ягым - яшел бишек.

Гомәр Бәширов.Туган ягым - яшел бишек.

4нче көн #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды И. егетләр арасында андый гына була инде ул... Шулай да бүген кич нидер булыр шикелле. Мин күземне йоммаска булдым. Лапас түбәсе белән койма арасыннан янәшә өч йолдыз күренде. Алар күк йөзендә төрлесе төрле якта, бик еракларда әйләнеп йөргәннән сон, бик сагынышып очрашканнар булса кирәк. Хәзер менә, бик якын дус кызлар шикелле, күзләрен җемелдәтеп кыса-кыса, үзара бертуктаусыз сөйләшәләр, сөйләшеп сүзләре бетми, елмаешып шатлыклары кимеми. Мөгаен, алар күк йөзенең без белмәгән искиткеч серләре турында хәбәрләшәләрдер. Ята торгач, араннан ап-ачык булып атның кетердәтеп башак ашавы колакка чалынды. Ул шулкадәр яратып, шундый тәмле иттереп ашый, әйтерсең лә. аның алдында башак кына түгел, берсеннән-берсе тәмлерәк әллә нинди ризыклар.

Тэглар:

182

0