4 нче көн  Әдәбимарафон2025

4 нче көн Әдәбимарафон2025

Ява карлар Кар бөртеге төшә әкрен генә, Җемелдәшеп, биешеп. Берсен-берсе узышып, Үзара тотынышып. Керфек очына эләгеп калалар да, Утыралар шунда җылынып. Бер мизгелдә юкка чыгалар, Сәйлән тамчы кебек булалар. Ах, шаяннар, битне кытыклыйлар, Тотыйм дисәм , алар юк була. Кай арада өстем ап-ак була, Кагыйм дисәм, ябышып калалар. Тып-тын гына ява ак карлар, Барган эзләремне күмәләр. Кичә яуган яңа карлар бүген, Шыгыр-шыгыр тавыш бирәләр. Саҗидә Мансурова

Тэглар:

170

0