Г. Гыйльманов. "Бүләккә-әти"
Әтисе бар бит аның! Дөнья читендә булса да, әтисе бар. Әйбәттер ул – әйбәт булмаса, әнисе елап та тормас иде... Иң мөһиме – бар бит ул. Ә булгач, кайчан да булса кайтачак. Азрак үссен генә Сәлим. Кыш бабай эшли алмаганны эшләячәк ул – үзе барып табачак әтисен. «Әйдә, кайтыйк инде, өйдә әни көтә», – дип әйтәчәк...
51
0