
Әдәби марафон 2025
✨4нче көн Лилия Гөл исемен йөрткән кыз баланың Бәхетенә җирдә кем ия? Бу сорауның тулы, чын җавабын Тик киләчәк әйтер, Лилия. Ә шулай да әнә үз җырында Гөлгә гашыйк шагыйрь ни дия? "Үз бәхете кызның үз кулында", - Син онытма шуны, Лилия. Киемеңне сакла яңа чактан, Намусыңны сакла яшь чактан. Шулвакытта туй күлмәгең булыр Керсез лалә кебек ап-актан. Теләп алган һөнәреңдә киеп Эшкә йөри торган киемең дә Туй күлмәге - керсез лалә кебек Ап-ак халат булсын, Лилия. #КлараБулатова #Сайланмаәсәрләр #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
111
0