Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Ир-атлар гына түгел, авылның хатын-кызлары да өнәми Ханәфине. Аның чишмәдән су алып менә алырлык рәте булмаганын барысы да белеп-күреп тора. Үзең ялынмасаң, ник шунда берәрсе үзе белеп бер көянтә су алып менеп бирсен! Һәй, кая анда су алып менеп бирү, хәтта Ханәфи менә шушы бүкәндә утырып торганда да аны күрмәмешкә салышып үтә ул тубал башлар! Ярый, яшьрәкләре, Ханәфинең элек кем булганын белмәгәннәре шулай мәнсез дә булсын ди: хәзерге яшьләрдә олыларны олы итү дигән нәрсә юк инде ул. Алар тик үзләрен генә ярата, тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта. Ханәфи шикелле өлкән буын кешеләренә чүп итеп кенә карыйлар. Анысы - күптән билгеле нәрсә. Тик шунысы гаҗәп: яшь-жилкенчәкләр генә түгел, элек, Ханәфи председатель булып эшләгән чагында, аның өчен чукынырга әзер торган үз кордашларына хәтле белмәгән-күрмәгән булып кыланалар. Менә шунысына гарьләнеп бетә алмый Ханәфи…

Тэглар:

60

0