Һәркемгә бер кояш

Һәркемгә бер кояш

Raiskabirov. Алисә, сез берьяклырак фикер йөртергә яратасыз. Бу очракта хаклы булсагыз да, ул аракыны берәүнең дә авызына көчләп салмадылар бит! Безнең әти коммунист иде, гомер буе зоотехник булып эшләде, аңа да, эчәм дисә, көн саен җае чыгып кына тора иде. Бөтенләй тотмый иде димим, алдашасым килми, бозау суеп, мәҗлескә барсалар, туйда-мазар булсалар, хәтәр күңелле генә кайтып кергән чаклары булгалый иде. Кайтуга, әни аны шыпырт кына, җәтрәк йокларга озата иде. Соңрак кына төшендем: әбиебез дә бездә яшәде, әтинең әнисе. Ул ураза да тота, кичләрен кулыннан гарәпчә язулы китаплар төшми. Сирәк-мирәк, шул бозау суеп, мәҗлес үткәргән вакытларда, өстәлгә аракыны аның күзенә күрсәтмәскә тырышып кына чыгаралар иде. Яшерергә тырышсалар да, әби шуны күрмиме соң инде? Кунаклар барында табынга утырмый, соңыннан, кеше таралышкач, рәнҗегән бер кыяфәттә әти белән әнине игәүләп ала иде. Янәсе, өйгә хәрәм әйбер керттегез, бәрәкәт качырдыгыз, балаларга яман үрнәк күрсәттегез, бүтәннәргә дә хәрәм нәрсә авыз иттердегез... Китә инде тезеп... Безнең әти – көрәк куллы, алып гәүдәле кеше, орчык тиклем әбекәй шулай тиргәгәндә, бөрешә дә кала иде. Әй аптырый идем шуңа... (28- 29 нчы битләр)

Тэглар:

55

0