4нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

4нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Чәчкә, бар җирдә чәчкә булачак, әнә теге башта берничә түтәл ясыйм да... Кара-кара, ай тулган, акча күрсәтергә кирәк! – Фирая ашыгып өйгә кереп китте дә кошелегын алып чыгып, эченнән акчалар алып, айга күрсәтеп, нәрсәдер укынып, кире салып шарт итеп бикләп куйды. – Нәрсә укындың инде, шуңа ышанасыңмы? – Шушы тулган ай кебек кошелегым тулы булсын, дидем. Менә күр дә тор, иртәгә акча керә. – Иртәгә ничәсе? Кәнишне, керә, иртәгә пенсия килә бит, тулыр шул. Хи-хи, бу хатын-кыз җүләр дә инде, гел юкка ышана, эшләмәсәң керер, керми ни...

Тэглар:

85

0