4нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.
4нче көн #әдәбимарафон2025 #әдәбимарафон Язылмаган китап (Повесть) ...Инсаф белән аралары җайлана башлаган сыман булган иде, көннәрдән бер көнне Зөлфия яңа хәбәр ишетте: "Инсаф күрше авылдагы ирдән кайткан бер хатын белән чуала икән". Үзеннән бу турыда сорагач, хәтта акланып та тормады ир. "Син мине яратмыйча кияүгә чыктың, хәзер дә яратмыйсың. Ә ул минем кадеремне белә", - диде. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде Зөлфия. Сүзсез генә төне буе елап чыкты. "Аерылышыйк!" - дияргә дә мөмкинлеге юк иде шул аның. Әнисе: "Түз",-диячәк, бала күтәреп, яшәү урының булмаган килеш шәһәргә дә чыгып китеп булмый. Хатын ике елга якын әз-әзләп хезмәт хакын җыеп барды. Өйдәгеләргә берни дә сиздермәде. Берничә ай бүлмә өчен түләрлек акча җыелгач кына, иренә аңардан китүе турында әйтте... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язылмаганкитап #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
63
0