Нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025
Сания Әхмәтҗанова Мин үзем! Яхшы атлы булып, адым саен Акыл бирүчегә шул сүзем: Сорап алган киңәш кенә кыйммәт— Борчылмагыз, зинһар... мин үзем... Горурлыгым аяк чалды бүген, Тезләнмәскә, Раббым, бир түзем?! Егылганда ярдәм кирәк түгел— Булышмагыз, рәхмәт ... мин үзем... Шатлык арты шатлык килде беркөн — Дус дигәннәр ачмый ник йөзен? Бәхетемне гафу италмыйсыз? — Гафу итәм сезне... мин үзем!
Сылтамалар:
57
0