4нче көн Аяз Гыйләҗев "Ян, учагым, ян!
Бер генә секунд тора да тышка атылып чыга карчык. Утлар акрын гына колын янына якынаялар. Сәрби түти учактан ялкынлы бер кисәүне ала да бүреләргә таба китә. Бүреләр аның хәрәкәтен тиз сизәләр. Алар бер-бер артлы куак артына шуышалар. Сәрби түти, утлы ботагын болгый-болгый, ерткыч өеренә каршы китә һәм, үзе дә сизмәстән, кинәт: — Ян, учагым, ян! - дип кычкыра. Көнчыгыштан, укалы яулыгын болгап, алсу кояш чыгып -11- - Ян, учагым, ян - килә. Якындагы үзәндә челтерәп су ага. Бурлы бия яшь, матур колынын исни дә яңгыратып кешнәп җибәрә. Карт баһадир төсле, киң күкрәген ачып, каралып яткан җир өстендә тургайлар сайрый. Аксыл бөдрә төтен очыртып, алан уртасында учак яна. Ә Сәрби түти, берни дә булмаган төсле, пешеп килә торган бәрәңгене болгата. Сизепме-сизмиме, аның иреннәре еш кына: — Ян, учагым, ян! - дип пышылдыйлар.
61
0