Язмыш сынавы
Әлфия әкрен генә үз урынына кереп ятты. Апасы кайтмаган иде әле, ул бик озак йоклый алмады, бармаклары белән иреннәрен сыйпап карады, аның иреннәренең тәмен кабат тоеп, калтыранып куйды. Шул татлы елмаю белән йоклап китте. Апасының кайтып, иртән чыгып китүен дә сизмәде. – Әй, йокы чүлмәге, тор, төш җитә бит инде. Әлфия сикереп торып утырды. – Апа, сәгать ничә, син кайчан кайттың? – Әле генә. Таһирны озаттык, ул сиңа сәлам әйтергә кушты.
Сылтамалар:
63
0