Лена Шагыйрьҗан  "Минем«һөнәр»"

Лена Шагыйрьҗан "Минем«һөнәр»"

Дөньядагы бөтен һөнәрләрнең иң сәере, иң-иң көмешсезе, иң-иң өлешсезе тиде миңа... Минем «һөнәр» – шигырь язучы... Килми калды шуңа йөз яучы. Бик күп иде миндә сәләтләр, акча эшләтерлек «сәбәпләр». Мин тегүче була алыр идем... Моңлы сазны «кулга алыр» идем... җырчы, актриса, биюче... Күккә куык-шарлар чөюче... Була ала идем мөгаллимә, бик шәп остаз... Булмас, ай-һай, димә!.. Миндә чөнки үзем белгәнне өйрәтәсе килү теләге бик зур...

Тэглар:

110

0