3 нче көн. Аяз Гыйләҗев "Ян, учагым, ян!" #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025

3 нче көн. Аяз Гыйләҗев "Ян, учагым, ян!" #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025

Ботак-сатаклардан эшләнгән кечкенә куышлар алдында дөрләп учак яна. Сәрби түти, нәрсәдер көйли-көйли, казанда аш болгата. Сабанчылар атларның муеннарына яңгыравыклы шөлдерләр, көмеш тавышлы кыңгыраулар тагып җибәрәләр дә, шау-гөр килеп, учак янына ашыгалар. Аш көткән, юынган арада, Мөнир аларга, дәртләнеп, шигырьләр укый. Күңелле яки сагышлы шигырьләрдән соң барысы да тынып калалар. Учакта сумалалы нарат ботаклары чартлап яна. Кинәт кенә берәр төн кошы кычкырып куя. Салкынча дым бәреп тора торган үзәннән күңелле кыңгырау тавышлары ишетелә. Ашапэчеп алгач, малайлар тагын Мөнир янына сырышалар. — Мөнир абый, син шигырьчеме әллә? - диләр. Мөнир уңайсызланып елмая. Аның авырткан җиренә тияләр. Чөнки Мөнир менә ике ел инде шигырь белән кызыксына, әмма әле бер генә юл әйбер дә бастыра алганы юк. — Минме? Юк, шигырьче үк түгел, - ди ул. Баягы малайның тагын күңеле булмый: — Шигырьче, шигырьче, шигырьче булмасаң, бу кадәр шигырьләрне кайдан белер идең. Чыгар әйдә безнең хакта шушында бер шигырь!

Тэглар:

63

0