3 нче көн Халисә  Ширмән "Унсигездә кызлар шундый гүзәл"

3 нче көн Халисә Ширмән "Унсигездә кызлар шундый гүзәл"

Унсигездә кызлар шундый гүзәл: Сызмаса да кыйгач кашлары, Зифа буе, толым-толым чәче... Әйләнәдер егет башлары! Утызда да матур әле алар, Тулып пешкән чия шикелле. Кулларында бала тибрәткәннәр Шундый гүзәл, шундый сөйкемле! Кырыкта да чибәр ханымнар бар, Каян килә икән матурлык? Ә илледә матур булу өчен Кирәктер ул чиксез батырлык. Исең китми усал җыерчыкка, Күзләреңнән тамса бәхетең, Шул буладыр алтмыш матурлыгы – Кабул итү яшең тәхетен... Әби булсам, матур булачакмын! Шундый карар бирдем үземә. «Нинди бәхетле бу карчык», диеп, Соклансыннар карап йөземә!

Тэглар:

112

0