3 нче көн. Татар кызына. ЧыңгызМусин.

3 нче көн. Татар кызына. ЧыңгызМусин.

3 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Татар кызына Куктән иңгән илаhи бер затмы соң син? Нурдай балкып, урам буйлап атлыйсың син. Бер карасаң күңелләрең иләс кебек. Иреннәрнең тулып пешкән миләш кебек. Агачыннан пешеп төшкән алмасы син, Бар җиhанга яшәү биргән Алламы син? Нурланасың ай-кояшны көнләштереп, Бер карасаң, алар сиңа сердәш кебек. Горурларны буөсындырыр көчләрең бар, Йөрәгендә нинди кайнар хисләрең бар. Күңелемне әсир итте сихри көчең, Билләhи, дим, җаным фида синең өчен. #ИжБуендаКалаЭзләрем #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЧыңгызМусин #ТатарКызына #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

66

0