Бураннар кирәк миңа!

Бураннар кирәк миңа!

3 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Бураннар кирәк миңа! Кыш икән, акка төренгән Урамнар кирәк миңа. Урамнарны биетүче Бураннар кирәк миңа! Бөтерелеп очсын әйдә Күбәләктәй ак карлар. Көртләрдә калсын күмелеп Көздә җыелган зарлар. Тын алсам, бәсле дөньяның Бер гүзәллеге кимер. Кайнар сулышка түзмичә, Алмагач эреп бетәр. Җанына аклык иңмәгән Матурлык күрми үтә. Күз сал әле ботакларга, Бөреләр язны көтә. Сыйпап узам җылы юрган Ябынган кырларымны. Бураннарга манып язам Туасы җырларымны. Таң атуга, карга басам, Урамнар кирәк миңа. Урамнарны биетүче Бураннар кирәк миңа!

Тэглар:

155

0