Зифа Кадыйрова "Урланган яшьлек"

Зифа Кадыйрова "Урланган яшьлек"

3нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 - Ә сезгә ничә яшь, нишләп моңа чаклы бала тапмадыгыз? - Миңа балагыз булмаячак, диделәр. Мин хәзер дә моңа ышана алмыйм, - диде Зөһрә, көчкә телен әйләндереп. - Утыз яшьтән соң инде өметләнмәдем дә... - Матурым, сезнең бар җирегез сау-сәламәт, сез әллә кайчан балалы булырга тиеш идегез, бу - кемнеңдер ялгышы. Ә ирегез сезнең белән тикшерелдеме соң, бәлки гаеп анда булгандыр? - Юк, миндә, диделәр. - Зөһрәнең күзеннән яшь бәреп чыкты. Ул шатланырга да, еларга да белмәде. - Миңа нишләргә? - диде ул күз яше аралаш. - Табарга, әллә әллә әни буласыгыз килмиме? Учётка басарга, күзәтелеп торырга. Яшегез бар, бик сак булырга кирәк. Читтә тыңлап торган яшь табиб, елмаеп: - Бәби тугач сездән бер шампанский, - диде. Зөһрә ашыгыч ярдәм клиникасыннан ничек чыкканын да, кая барганын да абайламады. Җанында туган яңа хисне әлегә аңлап бетермәде. Күк йөзенә күтәрелеп карады да, күкрәген тутырып, иркен сулыш алды һәм янындагы каенны кочаклап, үксеп-үксеп еларга тотынды. Узып барган кешеләр аңа карап үттеләр. Ләкин аның берәүдә дә эше юк, шатлыгы йөрәгенә генә түгел, галәмгә сыймый. Ул бит бүгеннән ялгыз түгел, алар икәү. Йә, Аллам, кем белән шатлыгымны уртаклашыйм? Юк, әйтмим берәүгә дә. Ә Кәрим...белсә, нишләр иде икән? Тукта, ник соң әле ире турында сорадылар, ул тикшерелдеме, диделәр... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадыйрова #Урланганяшьлек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

66

0