Өченче көн #Әдәбимарафон "Соңарган хатым" китабына кергән Вазыйх Фатыйховның " Хәтерлим әнием карашын" шигыре
3 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов Талбишектән күзәткән чак Балачак мөнбәреннән. Сикерәсе килә иде Зур булу теләгеннән. Инде сикерәм дигәндә, Бишек алдан өлгерә. Арт якларны чәбәкли дә Ак мендәргә түндерә. Балачакның ул бишеге Сагындыра сусатып. Төшләремә әни керә, Җырларында уятып. Күгем - түшәм, йолдызларым Әниемнең күзләре. Мин аларның нурларында Беләм күпме йөзгәнне. Чаптарларым бизәк-бизәк, Таный идем матурны. Әле дә горурлык саныйм Шул тәхеттә ятуны. Тәгамемнең тәмнәре дә Чамасыз татлы иде. Йокыларым тыныч булды, Фәрештә саклый иде. Эх, ул бишек җырларында Йокла идең янәдән. Мизгелләрдә китәр иде Арыганлык тәннәрдән. 22 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
67
0