
Мөҗәһит "Куаныч" Балалар өчен шигырьләр, әкият 📚 XXX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь
3 нче көн "ДОГАЛАРДАН ӨСТЕН ТЕЛ" Татарча да беләм мин, Урысча да беләм мин. Горурланам, мактанам Менә шулар белән мин. Әле инглиз һәм кытай Телләре чират тора. Бүгенгәчә булганы Миңа бик ярап тора. Әби миңа гарәпчә Догалар ятлаттыра. Дога белгән оныгын Бабам да яклап тора. Бабам әйтә: «Туган тел Догалардан өстен, - ди. Минем һәрбер оныгым Шуны белеп үссен», — ди. 4 нче бит #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #Мөҗәһит
100
0