3нче көн #әдәбимарафон Рушания Әхмәдуллина "МИЧ"

3нче көн #әдәбимарафон Рушания Әхмәдуллина "МИЧ"

Без үскәндә өйнең яме булып Зур мич тора иде як- якта Салкын булгангамы кышлар элек, Төшми иде җылысы аякка! Тәлинкәсен ачып морҗасыннан, Ут кабызып мичнең эченә Табагачын тотып һәркөн әни, Мич алдында коймак пешерә Самавырга күмер салыр иде, Коймаклары пешкән арада Ә мин уянам да, ята бирәм Рәхәт иде шушы ара да! Чәй эчәбез, әни һаман әле Миңа әйтми, үзе йөгерә Мичкә чуен белән ашын куя, Берәрсенең кайткан җиренә Өшеп кайтсак, терәлеп җылынабыз, Юеш кием тулы мич башы Ачыгып кайтсак "мультиварка"кебек, Кайнар килеш тора мич ашы! Мичләр юк инде ул, эзләсәң дә Хәзер имеш, заман үзгәрде Гөлт итә дә газы кабынып китә, Шаккатырып булмый безләрне! Эх , кайтасы иде бер булса да, Төтен чыккан мичле өйләргә! Балачаклар белән мичләре дә, Калды бары сагынып сөйләргә!!! 6 нчы бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #XXIГАСЫРҖАВАПЛЫЛЫГЫЧИКЛӘНГӘНҖӘМГЫЯТЬМАТБУГАТСЕРВИС #Таттелеком #44 #РушанияӘхмәдуллина

Тэглар:

87

0