
Әнкәй. Гөлүсә Шаһбан
3 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Әнкәй Җирдә яткан сары яфракларны Җилләр куып юлга тарата. Бер күтәрә зәңгәр биеклеккә, Юеш җиргә салып елата. Сиңа да бит, әнкәй, язмыш җиле Бер кагылмый гына үтмәгән. Синең дә бит, чәчләреңнән сыйпап, Гел битеңнән генә үпмәгән. Күтәргәндер кайчак зәңгәр күккә, Җиргә салып, бәлки, изгәндер. Сары яфрак кебек сагышларны Еллар итеп җепкә тезгәндер. Тик син, әнкәй, һәрчак горур булдың, Йөзләреңнән шатлык китмәде. Изге эшләр бик күп кылдың җирдә, Узган гомер зая үтмәде. Сез үстергән сезнең бакча гөле - Кыю улыгыз һәм кызыгыз. Төрле хәлләр булыр, тик шулай да Кызартмаслар сезнең йөзегез. Үзең салган гадел сукмактан син Бик күпләргә, әнкәй, әйдәп бардың. Бик күпләргә, әнкәй, бу тормышта Изгелеккә таба юллар салдың. Җирдә яткан сары яфракларны Җилләр куып юлга тарата. Гомер биргән иң кадерле кешем, Әнкәй, сине өзелеп яратам. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #Әнкәй #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар
145
0