Әдәбимарафон2025 3 нче көн

Әдәбимарафон2025 3 нче көн

Роза Гильфанова-Сабирзянова Нахак сүзләр әйтеп рәнҗетсәләр Күңелеңә һич тә авыр алма, Тел сөяксез бит ул, сөйләсеннәр Начар уйлар йөрәгеңә салма! Бүген сине сөйли кеше, ә иртәгә Көләләр бит аның үзеннән, Күңелең чиста, намусың саф булса Курыкма син кеше сүзеннән! Кемнәр генә сине рәнҗетсә дә Кичерә бел, гөнаһларга батмый, Таш атсалар, аш белән ат Яхшылык ул җирдә ятмый! Көчсез көчле бул син, чәйнәсеннәр Йот(а)лмаслар гына, шуны бел, Көчсезлекне күрсәтмәскә теләп Яшь аралаш кына көлә бел!...

Тэглар:

194

0