Имән

Имән

Уразай авылы зур түгел, бәләкәй дип тә булмый, нәкъ рәхәтләнеп яшәрлек кенә. Кырлары иркен. Бигрәк тә кыйблага караган өлеше, терәлеп торган күрше авыл булмаганлыктан, биләмәләр җиде-сигез чакрымнарга сузыла. Монда калкуырак бер алан бар, шуның кап уртасында ялгыз имән утыра. Карт инде ул, һичшиксез йөз ел бар, бәлки, ике йөз дә бардыр үзенә, аны кем белә. Шуңа Миратның күзе төште бит. Беларусында бу якларда булырга туры килгән саен хөсетлек корты намусын кимерә башлый. Имән бит! Каен утыннан да шәбрәк бу. Биек, юан, моңардан билләһи ике кубометрга якын утын чыга. Байлык бу, байлык. Тик кеше күрер дип кенә куркыта. Бер күңелгә кергән ният үзенекен эшли инде ул. Көзге мәшәкатьләр башланганчы дип, Мират ныклы карарга килеп кичкә табарак шул тракторында ерак аланга юнәлде. Тимер кебек карт имәнне төбеннән өзеп аударганчы кара тире чыкты каракның. Ә бит әле турыйсы, юан ботакларын аерым кискәлисе бар. Кыскасы, төн урталарына кадәр җитте эше. Икенче көнне Мират, эчем авырта дип бригадирга хәбәр итте дә, эшкә чыкмады. Биек капкасын ныклап ябып, утын ярырга кереште. Көнчел күзләр күреп калганчы, бу байлыкның эшен тәмам итеп лапас астына урнаштырып куярга кирәк. Юк, күпме генә тырышса да, булдыралмады Мират, шактый өлеше киләсе көнгә калды.

Тэглар:

167

0