31 нче декабрь

31 нче декабрь

Иртәнге җиде. Утлары бер балкып, бер сүнеп, ишегалды чыршылары Яңа ел якынлашуын искәртә. Төнлә өчәүләп чыгарып элгән стена газетасы затлы келәм кебек күренә! Елның иң кызыклы фотолары белән чуарланган үзе. Берсеннән спорт киемле улы Надир елмая, кызы Зиләнең нәрсәгәдер шатланган бәхетле мизгелләре, үзе... Әллә нинди көлкеле хәлләр, маҗаралар турында язып бетергәннәр! Сөенеч өчен күп кирәкме?! Нәзилә вазадагы нарат ботакларына да очынып йөри әнә. Хәер, декабрьнең соңгы көнен зарыгып, вакытны, ай-көннәрне ашыктыра-ашыктыра көтә ул. Һәрвакыт. Һәр елны. Чөнки ул көн – чынга охшаган әкият, йә өнгә охшаган төш сыман... Еракта калган мәктәп елкасын, шул чакның матур мизгелләрен искә төшертә. Ул һәрчак Кар кызы булып киенә иде. Бу үзенә күрә иң чибәр, иң дәрәҗәле, иң купшы кызлар гына башкара торган роль була инде... Әй, ул гомер буе Кар кызы булып, башкалар күңелен күреп, башкаларга бәйрәм ясарга тырышып йөрде бугай ла. Мәктәптә дә, студент елларында да... Яңа ел өчен һичшиксез ефәк ак күлмәк сайлый: йә тектерә, йә сатып ала. Тулай торакта бер Яңа елда (3 нче курста чакта!) Ильяс аны күреп һушсыз кала язды. «Карсылу» дип яңа исем дә кушты. «Кышкы романс» җырына талгын танецка чакырган иде. Аннары ул исем әле Карчәчәк, әле Кар бөртеге, әле Акчәчәккә әйләнде. Хыялый, ваемсыз чаклар... Ильяс... Архитектура-төзелеш институты студенты Ильяс белән университет тулай торагында шигырь кичәсендә танышканнар иде. Бүлмәдәше Нәсимәнең үкчәле туфлиләре, Розаның кызыл муенсасы аны тагын да матуррак буй җиткән кыз итеп күрсәтте. «Син болай София Ротаруга охшап калдың! Күр дә тор – бар егетнең күзе синдә генә булачак!» «Юк, койган да куйган Анна Ахматова!» – дип, «Кызыл почмак»ка озаттылар. Нәзилә үз шигырьләрен укыячак. Әнә аны игълан итәләр: «Журналистика бүлегенең 3 нче курс студенты Нәзилә Зәйнуллина!» Ул, дулкынланып, төнлә язган шигырен укый: Бөдрәләнеп сирень чәчәк атар, Бакчаларны төреп алыр ямьгә. Шундый чакта ярым табылыр кебек, Чөнки язлар юкка килми җиргә!

Тэглар:

51

0